Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Футбол уйнаучы егетләребез булдыра!

2021 елның 22 нче июнендә Биектау шәһәрендә 2010-2011 нче елда туган яшүсмерләр футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 4 турында катнаштылар.

Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән(Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Мөликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф,Мортазин Камил, Сәлахов Илсаф, Әхмәтвалиев Әдел, Сәйфуллин Әмир,Зәйнетдинов Самир) егетләр тәкъдим итте.

4 тур нәтиҗәләре түбәндәгечә:

 Теләче-Байлар Сабасы 11: 1

Теләче-Питрәч 9: 1

Теләче-Баулы 8: 0

 Теләче – Кама Тамагы 6: 2

 Теләче – Мамадыш 7:3

Теләче-Биектау 3: 0

Теләче-Нократ Аланы 0: 1

 Финал уеннары 2021 елның августында узачак. Егетләргә чын күңелебездән уңышлар теләп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев