Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Галия әбигә - 90 яшь!

Түгәрәк даталары уңаеннан җитәкчеләр өлкәннәребезне котлауларын дәвам итә.

29 август көнне Айдар авылында яшәүче Галия Абдулхаковага да 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан ул Россия Федерацияcе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты белән бүләкләнде. Юбилярга аны тантаналы шартларда район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның социаль яклау бүлеге консультанты Ләйлә Каюмова, Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев һәм юбилярның якыннары катнашты.

Абдулхакова Галия Абдулхак кызы 1931нче елның 29нчы августында өченче бала булып дөньяга килә. Әниләре бик яшьли үлеп китә, ул вакытта аңа нибары 8 яшь була. Сугыш башлангач әтиләрен сугышка алып китәләр. Өч кыз бала дөм ятим калалар, үз тырышлыклары белән үсмер кызлар сыер асрап, урманнан җиләкләр җыеп, алабута орлыгыннан күмәч пешереп ачлыкны җиңәләр.

Галия апа кечкенәдән колхоз эшләрендә үз хезмәтен куя, 21 яшендә Казанга эшкә чыгып китә. Анда җитен комбинатына эшкә урнаша, лаеклы ялга җиткәнче алдынгы хезмәткәр булып эшли.

Галия апа бүгенгесе көндә авылда, апасының кызы Миннегөл белән яши. Миннегөл Вәлиәхмәт кызы Зиннатуллина Айдар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән.

“Балачагым бик авыр булды, картлыгымда рәхәт гомер кичерәм, аллага шөкер”, - дип туганнарына рәхмәт укый Галия әби.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев