Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Газ балоны һәм сынган борын: Казан автобусларында тыныч "сугыш" башланды...

Казанда берничә автобус маршрутында пассажирлар QR-кодларны тикшерү аркасында кондукторларга һөҗүм иткән.

Казанда 31 номерлы автобус пассажиры QR-код күрсәтүне сораганы өчен кондукторның йөзенә газ баллоныннан сиптергән. Башта ир-ат хезмәткәргә документларын күрсәтү турындагы үтенеченә җавап итеп китереп суга, шуннан соң баллончигын тартып чыгара һәм газ сиптерә. Урынга ашыгыч ярдәм табибларын һәм полиция чакырталар.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, 43 нче автобуста ир-ат кондукторның борынын сындырган. Егет башка кешенең картасын күрсәтә, ә йөрү өчен акча түләргә сорагач, ул кондукторга яный башлый. Аннары пассажир сүгенә башлый һәм кондукторның битенә суга. Нәтиҗәдә, хатын-кызны борыны сынган һәм күзләре тонган, аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Урынга шулай ук полиция килгән.

Төш вакытына кадәр трамвайлардан һәм троллейбуслардан гомуми алганда 786 кешене төшереп калдырдылар. Ике пассажирны полиция алып китә, тагын 18 кеше мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтчән составтан чыктылар, дип хәбәр итә "Метроэлектротранс" МУП үзенең Telegram-каналында.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев