Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гомереңне суга салма: җәй башыннан 22 кеше батып үлгән

Җәй башыннан елга-буаларда 22 кешенең гомере өзелгән. Бер бала да бар. Эссегә түзә алмыйча, суга керүләр аяныч тәмамланмасын иде. Белгечләр, рөхсәт ителмәгән урыннарда коенмагыз, кагыйдәләргә игътибар итегез, дип кисәтә.

Былтыр коену сезонында  60тан артык кеше батып үлгән. Быел да күңелсез саннарны ишетеп торабыз. Дөрес, 13 кешене, шул исәптән  3 баланы коткарып калганнар.  Әмма  гомерләре саклап калынганнарга караганда, суда батучылар күбрәк. Бер тәүлектә генә республика сулыкларында биш ирнең мәете табылган. Алексеевск районының Шкимерка елгасында 1952 елгы ирнең гомере  өзелгән. Кама Тамагы районындагы Куйбышев Затонында Идел елгасыннан 1975 елгы ир-ат гәүдәсен тапканнар. Моннан бер атна элек көймә белән балык тотканда юкка чыккан булган ул. Яшел Үзәндә 44 яшьлек ир-ат  харап булган. Үлемнең сәбәбе – эчкән килеш суга керү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Апас районы Әҗем авылы буасы 32 яшьлек ир-атны «йоткан». Ул буага исерткеч эчемлек кулланган килеш кергән. Балтач районы Нормабаш авылы янындагы буада 1990 елгы ир-ат баткан. Бу – бер тәүлек эчендәге фаҗигаләр.

Бу көннәрдә Алексеевск, Яшел Үзән, Алабуга,  Менделеевск, Тәтеш районнарыннан аянычлы хәлләр турында хәбәрләр килеп иреште. Казансу елгасында «Ривьера» аквапаркы янында  17 яшьлек егет су корбаны булган.  Мондый хәлләрнең килеп чыгу сәбәпләре – суга исерек хәлдә керү, рөхсәтсез урыннарда коену.

Истә тот!

* Йөзә белмәгән килеш суга кермәгез.

*  Суда куелган күрсәткеч билгеләрнең аргы ягына чыкмагыз.

*  Бер-береңне батыра торган уеннар уйнамагыз.

* Бергә килгән иптәшләрегезне күз уңыннан ычкындырмагыз.

* Таныш булмаган урында эчкә кермәгез.

* Туңа башлавыгызны сизсәгез, судан тизрәк чыгыгыз.

*Үзегез генә суга кермәгез.

*Тиеш булмаган урыннарда коенып, гомерегезне куркыныч астына куймагыз. Анда коткаручылар да, медицина хезмәткәрләре дә булмаячак.

* Исерек килеш суга кермәгез!

Сәрия Мифтахова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев