Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ГТО комплексының 90 еллыгына багышланган республика иҗат конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Җиңүчеләр исемлегендә Теләче урта мәктәбе укучысы да бар.

Узган ял көннәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга һәм туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Республика балалар проектлары конкурсы жюрие талантлар бәйгесенә йомгак ясады.

Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7 нче сыйныф укучылары катнаша ала иде. Яшь чикләүләренә карамастан, 25 марттан 15 апрельгә кадәр рус һәм татар телләрендә дүрт йөзгә якын гариза җыелган. Конкурсантлар жюри хөкеменә ГТО ВФСК тематикасы буенча төрле техникада башкарылган рәсемнәр һәм рус яки татар телләрендә 8 юллык кыска шигырьләр тәкъдим иттеләр.

Җиңүче һәр тел төркемендә билгеләнде. Татар телендәге эшләр арасында Казанның 186 нчы күппрофильле лицее укучысының  шигыре һәм рәсеме иң яхшысы дип табылды.

Жюри икенче урынны Теләче урта мәктәбеннән Нарим Сальмановка бирде, өченче урынны Яр Чаллы шәһәренең 33 нче урта мәктәбе укучысы Инзил Гайниев яулады.

Рус телендәге эшләр арасында жюри беренчелеге Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор урта мәктәбеннән Денис Пономаревка бирелде. Икенче урында - Казанның 153 нче мәктәбе укучысы Дарья Кислова булса,  пьедесталның өченче баскычын жюри Буа районының Зур Фролово мәктәбеннән Эмиль Галашевка бирде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Иҗади ярышларның пьедесталында урыннар өчен аларны иң чын спорт призлары — дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенирлар һәм спорт инвентаре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев