“Иң милли тәрбияче” бәйгесендә җиңүчеләр исеме билгеле
Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында “Иң милли тәрбияче” бәйгесе үтте.
Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Рәис кызы Зиннатуллина Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче “Иң милли тәрбияче” бәйгесендә катнашып, II урынга ия булды. Ул бәйге комиссиясенә мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Туган ягым - Теләче” шөгылен тәкъдим итте. Яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбиче буларак жюри әгъзаларын үзенә җәлеп итте.
Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Равил кызы Хәбирова "Иң милли тәрбияче" республикакүләм бәйгесенең "Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче” номинациясендә җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев