Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Игелекле хезмәттә үткән гомер

Бу көннәрдә Теләче авылында яшәүче хезмәт ветераны Желнов Александр Иванович үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә.

Әлеге уңайдан ул Россия Федерацияcе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты белән бүләкләнде. Юбилярга аны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең соципаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин  тапшырды. Чарда районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков һәм юбилярның балалары һәм якыннары катнашты.

Гомерен Ленин исемендәге тәҗрибә җитештерү хуҗалыгының машина-трактор станциясендә токарь, инженер, соңрак, Алга авылында  кибетче булып эшләп үткәргән, дус-тату гаиләдә хәләл җефете белән ике кыз бер ул тәрбияләп үстергән Александр Иванович бүген улы Михаил һәм Казанда эшләп һәм гомер итеп, лаеклы ялга чыккан кызы Наталья тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Өлкән кызы Надежда исә гаиләсе белән Теләче авылында яши.

Сер итеп кенә әйтәм, юбилярны кызы Наталья Александровна тәрбияләп үстергән чәчәкле, җиләк-җимешле һәм яшелчәле бакча соклангыч дәрәҗәдә матур. Күз генә тия күрмәсен. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев