Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Икмәк җыю комбайннарына техник карау

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган үзйөрешле машиналарны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора.

Моның өчен техниканың төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла. Агымдагы елда әлеге эш район җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторлар һәм тагылма арбаларга апрель аенда башкарылды, азык хәзерләү комбайннарына майиюнь айларында, ә икмәк җыю комбайннарына бу чара югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак:

Комбайннарга техник карау тәртибе башка төр үзйөрешле машиналардан әллә ни аерылмый. Ләкин бу төр техникада 2 данә порошоклы ут сүндерү җайланмасы (ким дигәндә 8 литр күләмле), утка каплау өчен киез тукыма (1х2 м размерда), көрәк һәм сәнәк, 0,5 куб.м күләмдә комлы ящик, 50 л күләмдә сулы савыт булу мәҗбүри. Әлеге төр техника белән тракторчы-машинист таныклыгында F – категориясе булган кеше генә идарә итә ала. Мондый категориясе булмаган кеше әлеге эшкә хокуксыз санала. Шунлыктан эш бирүчеләрнең комбайннарны эшләүче белән тәэмин иткәндә әлеге факторга аерым игътибар итүләре сорала. Чөнки хокуксыз кешенең комбайн белән идарә итүе очрагы була калса, аны әлеге эшкә кушкан кеше дә җәза җаваплылыгына тартыла. Мондый күңелсез хәлне булдырмау һәркем өчен дә мөһим булырга тиеш.

Хәмит Нәзиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев