Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җир шарының бизәге ул хатын-кыз

5 март көнне район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган һәм “Тынмаса үз җыры гаиләнең, былбылын югалтмас тал-тирәк” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләү сүзләре белән башланып киткән язгы тамашада бәйрәмнең төп сәбәпчеләре, безнең кадерле, газизләрдән-газиз әниләребез һәм гүзәл хатын-кызларыбыз адресына иң матур сүзләр генә әйтелде. Бүген алар хөрмәтенә районыбызның талантлы, җырга-моңга гашыйк гаиләләре, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче сәнгать коллективлары үзләренең иң матур җырларын, дәртле биюләрен башкардылар. 

Әлеге гаиләләр һәм коллективлар турында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып беләсез.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев