Искә алдылар
15 февраль көнне район үзәгендә урнашкан һәйкәл янына әфганчылар җыелды.
Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин: "Әфган сугышы хәтердән җуеп булмый торган вакыйга",-диде. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әфганчылар бу көнне сугышчан дусларының каберләренә зыярат кылды. Ак кар өстендәге кызыл канәферләр батырларның беркакйчан да онытылмаганлыгын сөйли. Бу хакта "Теләче" газетасы битләреннән укый аласыз. Чарадан Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев