Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иске Җөридә “Татар кызы - 2021” бәйгесе узды

Бүген, ягъни 5 март көнне, Иске Җөри мәдәният йортында “Мәктәп” проекты кысаларында традицион “Татар кызы - 2021” бәйгесе узды.

“Татар кызы - 2021” титулы өчен унике укучы кыз көч сынашкан быелгы бәйге Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелде. Кызларыбызның уңганлыгына, булганлыгына, кул эшләренә, җыр-биюгә һәм нәфис сүзгә осталыгына район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алия Сабирова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.

Дүрт сәгатькә якын сузылган ярышта “Татар кызы - 2021”  исемен Иске Җөри урта мәктәбе укучысы Нәргизә Хәйруллина яулады.  Җиңүче тасмасын аның иңнәренә  “Татар егете - 2019” бәйгесе җиңүчесе булган Ислам Вахитов элде. Җиңүче берәү генә булса да, Бәйгедә катнашкан калган яшь  туташларыбыз төрле-төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Болар хакында һәм бәйгенең ничек узуы хакында сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X