Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Июньнең 21 көнендә республика юлларында 22 кеше һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны арту сәбәпле Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә. 2021 елда июньнең 21 көнендә генә дә республика юлларында 22 кеше һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аварияләрне киметү максатыннан республиканың автомобиль юлларында постлар көчәйтеләчәк, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәү кебек авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга аерым игътибар биреләчәк, шулай ук өстәмә профилактик чаралар үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев