Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Карамельки" бию төркеме "Созвездие - Йолдызлык" Гала концертында катнашачак!

17-22 апрель   көннәрендә Казан шәһәре «Уникс» концертлар залында "Созвездие - Йолдызлык"  XXI ачык  республика  телевизион-эстрада   фестиваленең суперфиналы уза.

17-22 апрель   көннәрендә Казан шәһәре «Уникс» концертлар залында "Созвездие - Йолдызлык"  XXI ачык  республика  телевизион-эстрада   фестиваленең суперфиналы уза. Теләче районыннан әлеге бәйгедә “Вокал” номинациясендә  Данил Галимов,  Чулпан Зиннатуллина(җитәкчеләре Әлфия Поташова),    Диләрә Исмәгыйлова (җитәкчесе Гөлмирә Бабаева),  балалар сәнгать мәктәбеннән "Карамельки" һәм " Чулпан" бию төркемнәре (җитәкчеләре Зәринә Әхмәтова), "Конферанс" номинациясендә Никита Зинич (җитәкчесе – Регина Ханипова) , "Мисолька" вокаль ансамбле ( җитәкчесе Рузия Биктимирова),  балалар иҗат үзәгеннән "Сюрприз" бию төркеме (җитәкчеләре Зилә Баева) катнашты. 

22 апрель көнне “Уникс” концертлар залында узачак Гала концертта катнашу мөмкинлегенә балалар сәнгать мәктәбенең "Карамельки" бию төркеме ия булды. Котлыйбыз аларны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев