Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан хосписына нигез салучы Владимир Вавиловның кызы вафат

Наталья белән хушлашу 23 мартта 10:00 сәгатьтә Академик Королёв урамы, 67 нче йорт адресы буенча Казан хосписында узачак.

Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына нигез салучы Владимир Вавиловның кызы Наталья вафат булган. Үлемнең сәбәбен әйтмиләр. Юридик факультетны тәмамлаган Наталья Казан медицина университетына укырга керә. Бөтен буш вакытын ул балалар һәм өлкәннәр бүлегендә үткәрә, табиблар тәҗрибәсен үзләштерә, Фонд белән җитәкчелек иткән әтисенә ярдәм итә. Наталья Фондка волонтерлык акцияләрен оештыруда ярдәм күрсәткән, беренче «авыртусыз йорт» өчен күп нәрсә эшләгән һәм икенчесен төзүдә ярдәм иткән. 

Исегезгә төшерәбез, Анжела Вавилова исемендәге фонд 2003 елда, Владимир Вавиловның  кызы лейкоздан вафа булганнан соң, нигез салына. Фонд Татарстан башкаласында балалар һәм өлкәннәр өчен беренче хоспис төзеде, ул авыртусыз йорт дип аталды, анда онкология авырулы балаларга ярдәм итәләр. Хоспис Европада иң яхшыларның берсе дип танылды.

Фото: казанскийхоспис.рф

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев