Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар

2021 елның 1 июленнән 3 июльгә кадәр Казанда АГРОВОЛГА күргәзмәсе узачак.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәк.

Инде хәзер үк Голштин токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре республиканың нәсел хуҗалыкларында терлекләрне продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча алдан сайлап алалар. Заводчыларны терлекләрне күрсәтүгә әзерләү турында тулы мәгълүмат бирәләр һәм укыталар.            

Мондый дәрәҗәдәге конкурсны уздыру өчен бүгенге көндә 100 баш сыешлы Манеж төзелеше бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе, сөт институты, сөт базарын өйрәнү үзәге, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә киң эшлекле программа эшләнә.

Терлекчелек блогыннан тыш, күргәзмәдә авыл хуҗалыгының башка тармаклары да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә экспозицияләрендә катнашучылар техника, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, үсемлекләрне саклау чаралары өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышачак, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр турында тулы мәгълүмат алачак, шулай ук боларның барысын да практикада күрә алачак.

«АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачык һавада һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында узачак.

Казанда АГРОВОЛГАда 2021 елның 1 июленнән 3 июльгә кадәр очрашырбыз!

Сылтама буенча теркәлү http://www.agrovolga.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X