Кече Кибәхуҗа җирлегендә юбилярны котладылар
Главные новости

Кече Кибәхуҗа җирлегендә юбилярны котладылар

Бу көннәрдә Олы Кибәхуҗа җирлегендә еш булырга туры килде. Җирлекнең авылларында яшәүчеләр үзләренең матур юбилейларын билгеләп узалар.

Хаҗәр апа  Сәгъдиевагада  3 март көнне 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткереп  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Хаҗәр әби - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле.

- Бүгенге тормыш бик рәхәт, шулай да үткәннәр сагындыра. Рәхәтләнеп эшләр идем әле, эшсез торуны сөймим,- ди Хаҗәр әби.

Бу бәйрәмен туганнары янәшәсендә, аларның хөрмәтен тойган хәлдә каршы алды.

Ак яулыклы, йөзеннән якты нур бөркелгән  Хаҗәр апа ил-көнгә тынычлык, барчабызга бәхет теләп калды.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.


Нет комментариев