Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кем күпме сөт сава?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хәзер көнгә 73,9 тонна сөт җитештерә.

Әлеге күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 102% тәшкил итә. Хәзер район буенча бер сыерга 17,4 килограмм сөт савыла. Мисал өчен, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә әлеге күрсәткеч - 24,5, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтендә - 19,8, “Агролак” ширкәтендә - 19,4 килограмм. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда сөт җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтендә - 139, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә - 113, “Әхмәтова Ф.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгында - 117, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә - 112% ка артыграк җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев