Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хастаханәдә эшләүче пешекчеләребезгә рәхмәт!

Дәвалаудан тыш, хастаханәдә булган атмосфера да бик мөһим.

Табибларның хезмәте болай да хөрмәткә лаек, эпидемия шартларында аларга булган игътибарыбыз тагын артты. Табиблар, шәфкать туташлары һәм санитарлар  – без аларның барысына да рәхмәт әйтеп баш иябез.

Ләкин, бүгенге язма хастаханәдә эшләүче тагын бер һөнәр ияләре турында  булачак. Алар - район үзәк хастаханәсенең пешекчеләре - Рәфилә Вәлиәхмәтова, Руфинә Кәримуллина, Фирдания Камалиева, Гөлнур Кадыйрова, Вера Серебрякова. Көне буе тәмле ризыклар пешерү белән генә шөгыльләнә бит алар, диярсез. Әмма чынлыкта пешекченең эш көне эссе бәреп торган мич һәм газ комфоркалары янында, аяк өстендә үтә. Варикоз, арка авыртуларга даими рәвештә пычакка киселү, пешүләрне өстәгез... Ә хастаханәдә эшләүче пешекчеләрнең болар янына берәр инфекция эләктерү куркынычы да өстәлә.

Хастаханәдә ятучылар өчен, дәвалаудан тыш, хастаханәдә булган атмосфера да бик мөһим. Гадәттә чын пешекче артист кебек җитез, хәрәкәтчән, табиб  кебек сак һәм игътибарлы, рәссам кебек зәвыклы булганда гына үз һөнәренең остасы, диләр. Безнең район хастаханәсе пешекчеләре дә шундыйлардан.  Ашлары тәмле, үзләре ягымлы, һәркайсыбыз өчен яхшы сүз табалар. Болар барысы да сәламәтләнүгә ярдәм итә.

20 октябрь – Халыкара пешекче көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан хастаханәдә эшләүче һәм районыбыз пешекчеләрен чын күңелдән үткән  һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Һәрчак безне тәмле ашларыгыз белән, ягымлы йөзләрегез белән шатландырып торыгыз. Рәхмәт сезгә, пешекчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев