Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хөрмәтле бердәмроссиялеләр һәм фикердәшләр!

“БЕРДӘМ РОССИЯ“ сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге үзенең Партия әгъзаларын һәм тарафдарларын 1 декабрьдә билгеләп үтелүче Партия көне белән ихлас тәбрикли.

Бүген райондагы 16 башлангыч бүлекчәдә 1063 әгъза бар. Бу мөһим бурычларны үти алырлык зур көч. Иң әһәмиятлесе, алар заман чакыруына һәм аның җитди сынауларына һәрвакыт әзер. Бүгенге партиядәшләр һәм фикердәшләр – болар талантлы яшьләр, укытучылар, табиблар, муниципаль хезмәткәрләр, инженер-техник кадрлар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшчеләр, интеллигенция һәм сәнгать вәкилләре, пенсионерлар – барысы да илебезнең социаль-икътисадый сәясәтен актив яклаучылар. Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар! Сезнен барыгызга да нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшләрегездә уңышлар, гаилә бәхете телим. Киләчәгебез якты һәм тагын да ышанычлырак булсын!

Нәҗип Хаҗипов, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев