Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хәйрия уеннары уза

Бүген, ягъни 23 гыйнвар көнне, “Батыр” спорт комплексында волйбол буенча хәйрия уенары уза. Хәзер анда Үзәк, Лесной, Арча районы, Теләче һәм Саба районының Бигәнәй авылыннан килгән волейбол командалары көч сынаша.

Турнирны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында ярышларны әһәмияте турында әйтеп узса,  ярышларның баш хөкемдары Зөфәр Бәдриев уеннарны үткәрү тәртибе белән таныштырды.

Турнир барышында уенчылар, тамашачылар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җыелган иганә акчалары Үзәк бистәсендә яшәүче Оксана һәм Зуйковлар гаиләсенә тапшырылачак. Күптән түгел аларның алты яшьлек кызлары Дарина авыр һәм катлаулы операция кичерде. Хәзер тернәкләнү курслары уза. Гаилә матди ярдәмгә бик мохтаҗ, чөнки дәвалау курсы, дарулар, препаратлар кыйммәт. Волейболчылар әлеге уңайдан Даринаның тизрәк терелеп аякка басуын, башка райондашларыбызның да аңа теләктәшлек белдерүен һәм хәйрия акцияләрендә актив катнашуын тели. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел хоккейчыларыбыз нәни Даринага багышлап хәйрия турниры үткәргән иде.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X