Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коръән мәҗлесен туй төсле итеп уздыру кирәкме?

Артыгын кыланып, мәҗлес үткәрүнең төп сәбәбен дә онытып җибәрәбез бугай шул. Әйтерсең лә мәҗлесләргә Коръән сүрәләрен, аятьләрен тыңларга түгел, корсак тутырырга киләбез.

Әлеге уңайдан безнең Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерен язып үтәбез:

– Соңгы вакытларда тормышларыбыз бик әйбәт, нәрсә ашыйк дисәк, шул бар. Әмма шул муллыкның икенче бер җайсыз яклары да килеп чыга.  Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: ашагыз-эчегез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, ди. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән  артык әзерли.

Мәҗлеснең максаты бит ашау-эчү генә түгел, туганнар-якыннар җыелышып вәгазьләр тыңлап, догалар кылып утыру. Бервакыт бер абзыйдан, сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз дип сорадым. Әбиегез бәлеш ясаудан курка, дип җавап кайтарды. Без ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда ни өчен җыелганны да онытып куябыз хәтта. Гадәттә, корбан ашында якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә бу очракта. Ә безнең халык ул Корбан ашына әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Корбан ите чыкканчы инде кешенең тамагы туйган була. Корбан итеннән авыз да ителми кала, ул кирәксезгә әйләнеп куйган кебек була. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар, ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Мәҗлесне ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә  уздырырга була, югыйсә. 1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыелалар, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар, шунда ук чәй белән каһвә тора. Кайсы нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сымак, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз.

Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгәннәр иде, ни хәлләр икән алар дия башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.  

– Җәлил хәзрәт, хәзер шундый әйбер модага кереп китте, тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куеп, һәркемнең алдына куялар да ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә...

– Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең – бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау – хәрам. Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң – оятын кая куярсың? Табынның ямен дә җибәрү дип карыйм мин аңа. Мәҗлес беткәч, пакетлар чыгарылып, табындагы ризыкны бүлешеп тутыралар да әле. Мин шәхсән моны үзебезнең Балтачта тыйдым. Бер табында да моны рөхсәт итмим. Миңа калса, бөтен авылларда да имамнар-абыстайлар шундый тәрбия эше алып барса, халык та мәҗлесләргә тыйнак карый башлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев