Коронавируска каршы вакцинация ясатмаган мәчет хезмәткәрләре эшкә керә алмаячак
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчеттә эшләүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чикләүләр турында белдерде.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин мәчеттә эшләүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен чикләүләр турында белдерде. Аның нигезендә хезмәткәрләр коронавирустан прививкасыз эшкә чыга алмыйлар, дип хәбәр итте ТАССка РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте әлегә Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнмәгән мәчет хезмәткәрләрен эштән читләштерергә планлаштырмый. «Татар-информ» агентлыгы журналистының Татарстанда чикләүләр кертеләчәкме дигән соравына:
«Әлегә андый планнар юк», — дип җавап бирде Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле. «Бу мәгълүматны каян алдыгыз? Без ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, ә Россиянеке түгел», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев