Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коронавирусның кешегә йогу ысулларын искә төшерәбез

Белгеч кешеләр белән якыннан аралашканда, сөйләшкәндә, бергәләп җырлаганда, хисләнгәндә яки тыныч сулыш алганда да вируслы тамчы күчү ихтималы турында аңлатты.

Кешегә коронавирус йогуның төп юлы — һава-тамчы юлы аша күчү, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова.

«Кешенең вирус белән зарарлануы, аны йоктыру өлешендә берни дә үзгәрмәде. Вирус кешегә һавадан вак тамчы белән күчә, организмга һава-тамчы юлы белән эләгеп зарарлый», — диде Попова «Россия 24» каналында Наилә Аскер-задега интервьюда. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул кеше белән якын — бер метрдан азрак ераклыктан аралашканда, сөйләшкәндә, бергәләп җырлаганда, хисләнгәндә яки тыныч сулыш алганда да вируслы тамчы барлыкка килүен аңлатты. Шул тамчы кешене зарарлый да инде, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев