Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коронавирустан үлүчеләр саны буенча яңа максимум теркәлгән

Пандемия башланганнан алып Россиядә әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 214 485кә җитте.

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясеннән 936 кеше вафат булган, бу – яңа максимум. РИА Новости агентлыгы оператив штаб мәгълүматларына таянып шул хакта хәбәр итә.

Аерым алганда, Мәскәүдә – 71, Санкт-Петербургта – 55, Свердловск өлкәсендә 46 кешенең гомере өзелгән. Моннан алдагы рекорд (929) 6 октябрьдә теркәлгән иде, кичә 924 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 214 485кә җитте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев