Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кош гриппы Татарстанга якынайды

Октябрь башыннан Төмән, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрендә, Башкортстанның Туймазы районында, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә кош гриппының яңа чыганаклары ачыкланган.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппы Татарстанга якынаюы турында кисәтә.  

Кош гриппы буенча эпизоотик вазгыять киеренке кала. Октябрь башыннан Төмән, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрендә, Башкортстанның Туймазы районында, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә кош гриппының яңа чыганаклары ачыкланган. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат үзәге сайтында хәбәр итәләр.

«Кош гриппы Татарстанга бик якын. Бүген республикада авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошларында аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча вазгыять имин», — диде Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. 

Кош гриппы белән кош-кортларның күп төре авырырга мөмкин. Мәсәлән: тавыклар, казлар, үрдәкләр, күркәләр, чыпчыклар, күгәрченнәр hәм башкалар. Кыргый кош-кортлар арасында кош гриппы бернинди клиник үзгәрешсез үтәргә дә мөмкин. Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау ысулы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.

Авыруны ничек кисәтергә соң? Моның өчен шәхси хужалыкларда барлык кош-кортларны ябык читлекләрдә асрарга кирәк. Ә су кошларын ачык күлләргә чыгару катгый тыела. Бигрәк тә яз hәм көз айларында кыргый кошлар килгән hәм киткән вакытта сак булырга кирәк. Кошкортларны килгән-киткән сатучылардан, бигрәк тә чит республикалардан килгәннәрдән алып калмаска, ветеринария белешмәсен сорарга кирәк. Кош-кортлар авырса яки үлү очрагы булса, кош-корт ияләре кичекмәстән Теләче район дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиеш. Телефон номеры: 8843602-10-39,8843602-11-46.

фото: https://russkie-perepela.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев