Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көрәш бәйгесе тәмам

Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар.

Бүген, ягъни 20 февраль көнне, “Батыр”спорт комплексында атказанган тренерлар Мәгаз Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдинов истәлегенә ике көн дәвам иткән  билбау көрәше буенча үткәрелгән Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Кичә көрәшчеләр әлеге спортның ирекле төрендә көч сынашсалар, бүген классик төрдә көч сынаштылар. Шунысы сөенечле, җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаган көрәшчеләр арасында райондашларыбыз да бар. Алар – ирекле төрдә чыгыш ясаган Алмаз Сәетов, классик төрдә бил алышкан Эмиль Мәүлин, Мөхәммәт Хәбибуллин, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин һәм Раил Мараковлар да бар.

Классик төрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР билбау көрәше Федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, Әсгать Шәйхетдиновның балалары һәм оныклары катнашты һәм чыгыш ясады. Тантана барышында райондашыбыз, танылган фермер һәм көрәшче РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллинга “Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен” дигән мактаулы күкрәк билгесе тапшырылды. Әсгать Шәйхетдиновның балаларына һәм оныкларына “Ак Барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы җитәкчесе Фидәил Мортазин үзенең истәлек бүләген тапшырды.

Билбау көрәше һәм аның җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев