Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Куркыныч укол": Мошенниклар, табиб кыяфәтендә өйдән-өйгә йөреп, “вакцина” ясый

Аферистлар медицина хезмәткәрләре булып киенәләр һәм "пациентларның" фатирларын чистарталар.

Россиядә аферистлар  медицина хезмәткәрләре исеменнән кешеләргә өйләрендә коронавирустан ялган прививка ясыйлар. Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә караклыкның яңа төре турында кисәткәннәр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар түләүле вакцинация турында фейк сайтлар төзи яки социаль челтәрләрдәге битләргә өйләреннән чыкмыйча гына прививка ясау мөмкинлеге турында мәгълүмат җибәрә. Шулай ук алар телефонга шалтырата һәм медицина компанияләре менеджерлары буларак сөйләшә. Әгәр кеше мошенниклар  кармагына эләксә, аңа «медицина хезмәткәрләре» килә һәм билгесез матдә белән прививка ясый. Алга таба вакыйгалар төрлечә барырга мөмкин: корбан тирән йокыга китә яки озаклап анкетаны тутыра. Нәтиҗә бер: прививкалар да, сертификат та, акча да, байлыклар да юк  — дип билгеләп үтәләр ЭЭМда.

Гомуми практика табибы Флера Насыйбуллина бу хәбәргә бер дә аптырамаган.

– Алар заман белән бергә атлый бит. Бөтен яңалыкны эләктереп алып, үзләренә файда эшләп калырга тырышалар. Коронавирус белән дә бәйле берәр «мөгез» чыгармый калмаслар дип көткән идем аны, – ди табиб.

Флера Насыйбуллина билгесез затны өйгә чакырып «вакцина» ясату кешенең милке өчен генә түгел, гомере өчен үк куркыныч дигән фикердә. Мәкерле затның укол ясаганда нинди сыеклык кулланганын кем белсен! Бәлки, йоклата торган дару урынына агу салынгандыр?

– Берара халык коронавирустан чит ил вакциналарын алып кайтып, монда танышларына кадата башлады. Болай эшләү дә бик куркыныч! Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр безнең хастаханәләрдә даими күзәтү астында тора. Ә сезгә билгесез вакцинаны кадаган таныш-белешегез бернәрсә өчен дә җавап бирми. Бөтен җаваплылык үз өстегездә калачак. Шуңа күрә коронавирустан хәзерге вакытта Россиядә гамәлдә булган, рәсми теркәлгән вакциналарны рөхсәт ителгән урыннарда гына кадатырга кирәк, – ди табиб.

Вакцинация - табибның тулы контроле астында уздырылырга тиеш: вакцинаны саклау шартларын үтәүдән алып вакцинациядән соң пациентны күзәтүгә кадәр, хәл начарайган очракта, пациентка ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен.

Әгәр поликлиникага яки вакцинация пунктына килергә мөмкинлегегез булса, аннан файдалану яхшырак. Поликлиникада вакцинаны саклау режимы саклана, гадәттән тыш очраклар килеп чыкса препаратлар комплекты бар (мәсәлән, анафилактик шок), һәм, иң мөһиме, стерильлек саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев