Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Куркыныч яный

Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, соңгы арада Тажикстан Республикасында полиомиелит инфекциясе артуы теркәлде.

Миграция нәтиҗәсендә Россия Федерациясендә Тажикстан гражданнарының саны арту, шуның белән бергә полиомиелит авыруының безнең илгә таралу куркынычы яный.

Нәрсә соң ул полиомиелит? Полиомиелит көчле авырулар рәтенә керә. Авыру кешедән вирус йоккан очракта, ә ул симптомнарсыз да булырга мөмкин, параличлануга китерә. Авыру эләкмәсен өчен 3 айдан 14 яшькә кадәрге балаларга прививка ясала.

Кызганычка каршы, безнең районда да полиомиелит авыруының нинди куркыныч чир булуын аңлап бетермичә, прививка ясатырга каршы булган әти-әниләр бар. Прививка үз балаларыбызны чирдән саклап калуның бердәнбер юлы. Район үзәк хастаханәсе полиомиелит вакцинасы ясалмаган балаларга прививка ясатырга килергә чакырып кала.

Рәшидә Исмәгыйлова, район үзәәк хастаханәсенең баш балалар табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев