Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күз табибы: Миопияне элек яшүсмерләрдә ачыклаган булсак, хәзер 4-5 яшьтән үк күрәбез

Офтальмолог балалар гаджет алдында күпме утырырга тиешлеген әйтте.

Республика офтальмология клиник хастаханәсенең балалар табибы Ленара Хәнифәтуллина әйтүенчә, миопия элек яшүсмерләрдә күзәтелгән булса, хәзер 4-5 яшьлек балаларда ук ачыклана. Миопия ул — күрә карау, ерактан начар күрү.

«Балалар хәзер гаджетлар — телефон, планшетлар тотып күп утыра. Билгеле, бу күзләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаганын аңларга кирәк. Балаларга гаджетлар белән вакыт уздыру 15-20 минуттан да артмаска тиеш», — диде табиб «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ленара Хәнифәтуллина саф һавада йөрү хәерлерәк булуын әйтте. «Урамда көненә ике сәгать йөрү — балаларда күз күреме начараю һәм күрә карауның (близорукость) иң яхшы профилактика чарасы», — диде.

Табиб сүзләренчә, 7-8 яшькә кадәр балалар монитор яктылыгын авырдан кабул итә, күзләр өчен бу зур көчәнеш. «Ата-аналар бер яшьтән үк планшет, телефоннар тоттырып, мультфильмнар күрсәтә. Нәтиҗәдә, без элек ерактан начар күрүне яшүсмерләрдә күбрәк ачыклаган булсак, хәзер 4-5 яшьтән үк күрәбез», — диде.

Офтальмолог дистанцион укуга күчеш тә эзсез узмаганын әйтте. «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзер миопия пандемиясе турында әйтә. 2050 елга планетада һәр икенче кеше ерактан начар күрәчәк. Якыннан караганга, миопия бик тиз үсеш алачак. Балаларда бу аеруча иртә башланырга мөмкин», — дип белдерде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев