24-25 декабрь көннәрендә “Теләче - Арена” боз сараенда атказанган спорт мастеры, 2018 елда Гагарин кубогына ия булган Артем Лукоянов призына хоккей ярышлары узды.
Хоккейның Яңа ел турнирында 2011 елгы һәм аннан яшьрәк балалар катнашты. Спорт бәйгесендә җиңү яулаган командаларны котлау өчен район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм Артем Лукаянов килде. Бәйгедән Эльмира Әхмәтҗанова әзерләгән фоторепортаж. Бу хакта тулырак "Теләче" газетасы битләреннән таныша аласыз.
0
0
Нет комментариев