Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Үлгән көне дөрес язылмаган» — Хәмдүнә Тимергалиеваның каберенә таш куелды

Легендар җырчы туганы Илһам Шәрифкә үзенә зур, матур һәйкәл куярга амәнәт итеп калдырган иде.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы куелган. Курган зиратында узган әлеге вакыйга һәм легендар җырчыны искә алу кичәсенең кадрларын Татар филармониясенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырганнар. 

Чарада Филармония артистлары, җырчының сәхнәдәш дуслары, якыннары катнашкан. 

Хәмдүнә Тимергалиева туганы Илһам Шәрифкә «миңа балкып торган һәйкәл куйдырырсың» дип амәнәт әйтеп калдырган булган.  Һәйкәл, чыннан, зур, матур. Анда Хәмдүнә Тимергалиеваның яшь чактагы фотосын урнаштырганнар. Җырчының репертуарындагы «Чияле тау» җырыннан алып, «Чияле тау — хыялый тау» дип язылган.  

Әлеге зур вакыйганың фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Инстачылар Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көненең дөрес язылмавына игътибар итә. Җырчы үзенең бакчасында 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды. Ә кабер ташына 14 октябрь көнне үлде дип язылган. Инстачылар бу хатаны тиз арада төзәтергә кушып, күп санлы комментарийлар калдырганнар.  

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X