Мавыктыргыч һәм киеренке ярышта
17 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы Һадиуллин призына 2004-2006 нчы елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында, 2003 нче елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган ир-егетләр арасында армрестлинг спорты (кул көрәше) буенча Теләче районы Беренчелеге һәм Чемпионаты булып узды.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,Татарстан Республикасы армрестлинг спорты федерациясе Президенты Әнәс Әхмәтҗанов, традицион ярышларның сәбәпчесе һәм даими иганәчесе Хәким Һадиуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Көн буе дәвам иткән әлеге мавыктыргыч һәм киеренке ярышта 153 спортчы катнашты. Азактан армлифтинг буенча ярышлар үткәрелде.
Җиңүчеләргә ярышларның иганәчесе Хәким Каниф улы Һадиуллин тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар тапшырылды. Шулай ук эшмәкәр тарафыннан ярышларның ике көнендә дә катнашучылар өчен бушлай туклану оештырылды.
Фоторепортажның тулы версиясе сылтама буенча.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев