Май безгә озын-озак яллар гына түгел, яңалыклар, үзгәрешләр дә алып киләчәк
1 майдан өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә читтән торып эшләү (удаленная работа) мәҗбүри булмаячак. Бу якынча Россиянең 10 миллион халкына кагыла. Дистанцион эшләү мәсьәләсен эш бирүче үзе хәл итәчәк. Яңалыклар бу гына түгел әле.
Штрафлар
Җәмәгать транспортында билетсыз йөргән балаларны төшереп калдыручыга штраф 5 мең сум булачак. Ә транспорт оешмасы җитәкчесенә 20-30 мең штраф яный.
Тотылган машина
Тотылган машиналарны сатып-алу хәзер гадиләшә. Сату-алу турында килешүне Дәүләт порталы аша гына да тутырырга була. Машинагызны сату яисә алу турындагы мәгълүмат турыдан-туры ЮХИДИга барып ирешәчәк. Әмма сатып алучыга 10 көн эчендә күп функцияле үзәккә бару таләп ителә.
Салымны кайтару гадиләшә
21 майдан алып Федераль салым хезмәте сайты аша гына да салымнарны кайтарып булачак. Бу үзгәрешләр ипотекага фатир алган очракта салым кайтаруга кагыла.
Бурыч түли башлыйлар
Дәүләт алдында бурычлары булган пенсионерлар 1 майга кадәр бурычны кичектереп түләү мөмкинлегенә ия иде. Хәзер исә ул мөмкинлек бетереләчәк.
Бу яңалык кече бизнес вәкилләренә дә кагыла. Бурычлары 15 млн сумнан артмаган эшмәкәрләр 1 майга кадәр бурычларын кичектереп түли алды.
Үзебезнең лимузин
Алабуга шәһәрендә “Aurus” (“Аурус”) маркалы лимузиннар җыя башлыйлар. Аннан машиналар заказ бирүчеләргә озатыла. “Aurus Senat”ның (“Аурус Сенат”) озын варианты якынча 107 млн сум торачак.
Бәяләр
31 майда шикәргә бәяләр мораториясе бетерелә. Моңа кадәр шикәр бәясен 46 сумнан арттырмау хакында сатучылар үзара килешкән иде. Моннан тыш көнбагыш маена бәя 110 сум итеп билгеләнгән иде. Тармак министрлыгы 31 майдан соң дабәя артмас дип өметләнә.
Кайттыңмы – тест бир
Чит илдән кайткан теләсә кем ике тапкыр ковидка тест тапшырачак. Моны ул биш көн эчендә башкарырга тиеш. Моңа кадәр әлеге таләп Төркия һәм Танзаниядән кайтучыларга гына кагыла иде. Беренче тест белән икенчесе арасында күпмедер вакыт узарга тиеш. Тестның нәтиҗәләрен дәүләт порталындагы шәхси кабинетка урнаштыру зарур.
Җиңү көненә акчалата бүләк
9 май – Җиңү көне уңаеннан Россиядә аерым категория кешеләренә традицион түләүләр каралган. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10ар мең сум күләмендә акча биреләчәк. Моңа тагын региональ түләүләр дә өстәлергә мөмкин. Алар исә 25 мең сумга кадәр җитүе ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев