Медотводны җиңел генә алып буламы?
Медотвод бирү турындагы карарны бары тик югары квалификацияле белгеч кенә кабул итә ала.
Коронавируска каршы вакцинация үтмәскә мөмкинлек биргән медотводны бары тик югары квалификацияле белгеч һәм аерым очракларда гына бирергә мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республикада 18 яшькә кадәр балаларга прививка кадамыйлар, ә йөкле һәм күкрәк сөте имезүче аналар бары тик "Спутник V"гына кадата ала, шулай ук Татарстанда анамнезда язылган аллергия реакциясе булган кешеләргә вакцина ясату тыелган.
Жаворонков билгеләп үткәнчә, медотвод пациентта кискен авырулар булса гына бирелә, боларга яман шеш авырулары керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев