Мичман Морозов Василий Александровичка 90 яшь
Бүген Әбде авылында яшәүче Морозов Василий Александровичның юбилее.
Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин тәбрик итте.
Василий Александрович 7 сыйныфтан соң Казанга 22 нче заводтан һөнәр училищесына укырга керә, токарь белгечлеге буенча тәмамлый. Укудан соң 2 ел заводта эшли. Аннан армиягә китә. "Анда мине аэроклубка укырга җибәрделәр. 1951 елда хәрби-диңгез флоты ярышларында курсантлар арасында беренче урынны алдым, хәтта моны "Советская Татария"газетасында да билгеләп үттеләр", - дип сөйләде юбиляр.
Аннары Василий Александрович хезмәт итәргә морфлотка китә. 1 ел укый – моторчы һөнәрен үзләштерә. 1 ел хезмәт итә, аннан янә укуга, инде бүлекчә командирына җибәрәләр. 1959 елда Бакуга югары сроклы хезмәткә китә. Мичманга кадәр хезмәт итә. Василий Александрович Каспий флотилиясенең Мактау Китабына кертелгән.
Василий Александрович бик күп бүләкләргә ия. "Хәрби хезмәттә аермалы буларак", "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен", "Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан", "Кораллы Көчләр ветераны", "хәрби хәрәкәтнең 300 еллыгына", барысын да санап бетерерлек түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев