Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Мәк - 2021” профилактик операциясенең икенче этабы башланды

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре “Мәк - 2021” профилактик операциясенең икенче этабы башлануы турында хәбәр итә.

Ул 6 августтан 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Мәгълүм профилактик операция барышында хокук саклау хезмәткәрләре, торак пунктларда булып, шәхси хуҗалыкларда мәк, киндер кебек үсемлекләр үстереп наркотиклар әзерләү, аларны саклау, куллану, сату очракларын кисәтү, кыргый рәвештә үсүче киндер мәйданнарын ачыклау һәм аларны юк итү чаралары уздырачаклар. Акция киң җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Район биләмәсендә наркотиклар әзерләү максаты белән күпләп мәк, киндер үстерүчеләр, кыргый рәвештә үсүче киндер мәйданнары турында хәбәрдар булсагыз, кичекмәстән, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлегенә 2-00-02 номеры белән шалтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев