Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мошенникны ничек куркытырга?

Телефон мошенниклары бик еш кына үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштырып, янәсе, счетыгыздан кемнәрдер акча күчермәкче, дип куркыта башлый.

Ниндидер “бик тә отышлы” акцияләрдә катнашуны тәкъдим итүчеләре дә булгалый. Уяулыгыгызны югалтып, үзегездән яшерен мәгълүматлар “тартып чыгару” өчен эшләнелә бу.

Мондыйларга авыз ачып сүз әйтергә дә ярамый югыйсә. Әмма чын банк хезмәткәре булмасын тагын бу, дигән уй, ирексездән, сөйләшүне дәвам итүгә этәрә.
Шалтыратучының кем икәнлеген ничек итеп тиз генә белергә? Моның өчен телефонның диктофон төймәсенә генә басарга кирәк. Болай эшләгәндә, телефон роботы үзегезгә дә, әңгәмәдәшегезгә дә сөйләшүнең язылып баруы турында хәбәр итәчәк.
Банкларда, социаль хезмәтләрдә һәм башка рәсми оешмаларда эшләүчеләрнең моңа исләре дә китмәячәк (алар үзләре үк еш кына сөйләшүнең язылып баруы турында кисәтә). Ә менә мошенниклар шундук куркуга калачак. Мондый очракта алар сөйләшүнең хокук саклау органнарына мәгълүм булуыннан шикләнеп, трубканы шундук ыргыту ягын караячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X