Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәрхәмәтлелек янәшәдә

Изге күңелле кешеләр янәшәләрендә ярдәмгә мохтаж булганнарга булыша, аларның күңелләрен күтәрү өчен чаралар үткәрә

Гомумән, бу көннәрдә алар белән тыгыз элемтәдә тора. Шәтке җирлегендә бүген уңышлы эшләп килүче “Агролак” ширкәте декада барышында гына түгел, ярдәмгә мохтаҗларга ел дәвамында һәрчак ярдәм кулы сузарга тырыша. Мөмкинлеге чикле Илнур Хәйретдиновны алар шефлыкка алган. Илнурның әнисе Миннегөл апа терлекчелек тармагында, Илдар абый 40 елга якын хуҗалыкта техникада эшләгән. Алар хуҗалыкта эшләгәндә, Илнур һәрчак алар янында кайнашкан, булдыра алганча булышкан. Хәзер дә көн дә техника паркына килә, авылдашлары аны ачык чырай белән каршы ала. Алда әйткәнемчә, аны ширкәт шефлыкка алган, аңа берничә ел дәвамында инде ай саен билгеле бер күләмдә акча күчереп бара. “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов: “ Бу хакта мактанып йөрү эш түгел. Әлеге хәбәр сезгә килеп ирешкән икән, бу дөрес, инвесторыбыз “Фортэкс” оешмасы җитәкчесе Рәүф Галәмов белән утырып сөйләшкәннән соң, шундый карарга килдек. Ай саен без аңа акча күчереп барабыз. Зур суммаларда табыш алып эшләүче хуҗалык өчен моның әллә ни кыенлыгы юк. Ә менә бу гаилә өчен бу зур ярдәм”, - диде ул бу хакта. Илнурның әнисе Миннегөл апа белән дә очраштык. Хуҗалыкның сезгә ярдәм итүе хакмы дигән сорауга: “Хуҗалыктагы җитәкчеләрнең берсе дә улымны кыерсытмады.Бүгенге җитәкчебезгә Алланың рәхмәте булсын. Техника паркына килергә рөхсәт итә. Ай саен матди ярдәм итүләре өчен Фәрит Фаруковичка рәхмәт. Бу бит бер ай, бер ел гына түгел. Эшләре дә гөрләп бара, кешегә дә кешелекле алар. Терлеккә печәнен, икмәген китереп бирәләр, гозер белән килгән кешене борып чыгармыйлар”, - диде ул. Илнур Миннегөл апа белән Илдар абыйның көтеп алган уллары була. Ләкин, язмыш үзенчә хәл итә. Кан басымы югары, ярып алырбыз, ди Саба табиблары. Шуннан куркып, Миннегөл апа Казанга китә. Бик озак азаплангач, әни кеше исән калсын дип, баланы үтереп алырга карар кылалар. Яшәү өчен көрәшкән бала исән туа. Реанимациядә бала озак яшәмәячәк дип фаразласалар да, ул тернәкләнеп китә. Ләкин инде акылга зәгыйф кала. Илдар абый белән Миннегөл апа үзләренә бирелгән сынауны сабырлык, эш белән җиңә. Кабат гаиләгә бәхет, сөенеч өстәп, сау-сәламәт уллары, кызлары туа. “Язмыш сынавы, көтеп алган улыбыз иде. Ходай кешегә авырлыкны сабырлык белән үткәрергә бирәм дигән. Шул сабырлык безгә яшәү көче бирде. Безнеке “кыңгыраулы”, аның авыру, мөмкинлеге чикле икәнен бар кеше дә белә. Түзәргә, сабыр итәргә, әле ярый урын хастасы түгел, аягында йөри. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр диләр. Күрмәгән кешегә күрергә язмасын. Авылдашларыма миһербанлы булганнары өчен гомер буе рәхмәтле булдык. Балаңның ярдәмгә мохтаж, аның мөмкинлеге чикле булуын күрүдән дә әни өчен зур газап була алмый. Шуны аңлап ярдәм иткән, кеше арасында йөрергә мөмкинлек биргән Фәрит Гыйләҗетдиновка җылы теләкләребез әйтеп бетергесез. Ул рөхсәт бирмәсә, улыбыз аяк атлап та техника паркына керә алмый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев