Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәскәүдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XX съезды узды

Әлеге чарада безнең районыбыздан Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.

19 июнь көнне Мәскәүдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XX съезды узды. Съездда Татарстан исеменнән 26 делегат катнашты, алар төбәк конференциясендә сайланды. Безнең районыбыздан Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.

Съездда сайлау алды программасын, шулай ук VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген расладылар. „Бердәм Россия“ съезды эшендә Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин катнашуында узучы съездда, районыбыздан вәкил катнашуы бик сөенечле вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев