Теләче Информ

Муниципаль хезмәткәрләр көч сынаша

14-15 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Безнең районның данын Теләче муниципаль район Башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, районның контроль-хисап палатасы рәисе Салават Фәрхетдинов һәм район финанс бүлеге хезмәткәре Динара Вагизова якладылар.

Уен нәтиҗәләре буенча:

1 урын - Югары Ослан районы командасы

Реклама

2 урын - Теләче районы командасы

3 урын - Спас районы

Алдагы уеннарда да уңышлар теләп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: