Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Әлеге тармак республикабыз, шул исәптән районыбыз өчен икътисадый һәм социаль тотрыклылыкның нигезе булып тора. Сезнең хезмәт газ плитәсендә янган зәңгәр ягулык, йортларыбызга җылылык булып, һәркемгә килеп ирешә. Хезмәтегез без - кулланучылар тарафыннан һәрчак уңай бәяләнә һәм күпләргә үрнәк булып тора. Алга таба да югары һөнәри осталыкка ирешеп, хәвеф-хәтәрсез, нәтиҗәле һәм игелекле хезмәт итәргә язсын.

Бу якты бәйрәм көнендә үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, татулык һәм иминлек, яңадан-яңа хезмәт үрләре яулауда зур уңышлар һәм оптимистик рух теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев