Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Низамов крестьян фермер хуҗалыгында бүгенге көндә 77% уңыш җыеп алынган

Бүген без Низамов М.Х. крестьян фермер хуҗалыгының бодай басуында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштык.

Без килгәндә комбайнчылар басуда иген суктырырга әзерләнәләр иде. Әлеге хуҗалыкның баш агрономы Фаил Фәсхиев белән дә без шунда очраштык:

- Бу басуда без ике төрле сорт бодай чәчкән идек: 70 гектарында "Йолдыз", калган 66 гектар мәйданда "Экада". "Йолдыз" сортыннан 16 центнер уңыш чыкты. Бүгенге көндә барлыгы хуҗалык буенча 77% уңыш җыеп алынды, - дип сөйләде ул. 

Түбәндәге видеоязмада сез Низамов М.Х. крестьян фермер хуҗалыгының алдынгы машина йөртүчесе Наил Шайхрамов һәм алдынгы комбайнчысы Әнәс Гайнетдиновны күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев