Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләр башлап җибәрә.

Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

«Аллаһы Тәгаләнең Коръән Рамазан аенда иңдерүе очраклы түгел. Бу безгә бирелгән мирас, без аны дөрес укырга, аның турында фикерләргә һәм аның белән яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең китабын һәркем дөрес укырга өйрәнә ала, иң мөһиме белем алу теләге булырга тиеш», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев