Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мишә мәктәбе макулатура җыя

Экологлар әйтүенчә, макулатура җыю урман саклауның нәтиҗәле чараларыннан берсе булып тора.

Олы Мишә мәктәбе элек-электән килүче гореф-гадәтләрне онытмыйча, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар оештырып җибәрде. Бу идеяне укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә укытучылар да шундук хуплап алды. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. 

Кәгазь калдыкларын җыеп, бердән, чүптән арынабыз, икенчедән, файдалы эш эшлибез. Шуңа күрә башка мәктәпләрне дә Олы Мишә мәктәбеннән үрнәк алып, макулатура җыюны оештырырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев