Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Озакламый Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башлана

Дөнья илләренең 75%ы таҗлы вирус пандемиясе килеп чыгу сәбәпле, 2020 елда үткәрергә планлаштырылган халык санын алу чараларын 2021 елга күчерде.

2021 елның 16 августында Россия Федерацияcе Хөкүмәте тарафыннан чыгарылган 1347 нче номерлы карар нигезендә 2019 нчы елның 7 декабрендә Россия Федерацияcе Хөкүмәте тарафыннан чыгарылган “2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында”гы 1068 нче номерлы карарга кертеләчәк үзгәрешләр расланды. Әлеге карар буенча безнең илдә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 2021 нче елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үткәреләчәк. Бөтенроссия халык санын алу эше билгеле бер биләмәдә, әйтик, илдә, төбәктә һәм торак пунктта кешеләрне исәпкә алудан гыйбәрәт. Бөтенроссия халык саны алу барышында һәр кеше халык санын алу битендә язылган 33 сорауга җавап бирәчәк. Сораулар ике зур бүлеккә бүленгән. 23 сорау сан алуда катнашучының үзенә һәм хуҗалыгына бәйле рәвештә бирелсә, калган унысы - торак шартлары турындагы сораулар.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе безнең илдә Росстат - Дәүләт статистика федераль хезмәте тарафыннан оештырылачак һәм координацияләнәчәк. Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә әзерлек эшләре алып бару һәм аны үткәрүдә башка ведомстволар, институтлар һәм башка хезмәтләр дә җәлеп ителәчәк.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында безнең илдә яшәүче һәр кеше исәпкә алыначак. Россия Федерациясендә даими һәм бер елдан артык яшәүчеләр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә тулы хокуклы катнашучы булып санала. Илебездә бер елдан ким яшәүчеләр фәкать җиде сорауга гына җавап бирәчәкләр.

Сан алу вакытында үзегезнең даими яшәү урыныгыз, ягъни сез эштән соң кайта, ял итә, йоклый, шәхси әйберләрегезне саклый һәм кунаклар чакыра торган урын күрсәтелергә тиеш. Теркәлү урыны яшәү урыны белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Бу очракта бер генә адресны әйтергә кирәк. 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе яңа күпканаллы форматта - илебез халкы үзе турындагы мәгълүматны, халык санын алу тарихында беренче тапкыр, дәүләт хезмәтләре порталында (15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр) һәм күпфункцияле үзәкләргә һәм стационар участокларга килеп бирә алачак. Шулай ук традицион формат та гамәлдә булачак. Илебездә бу чорда 320 мең сан алучы өйдән-өйгә кереп йөриячәк, сораштыру үткәрәчәк. Сораштыру вакытында алынган җаваплар электрон планшетка кертелеп барылачак. Бу көннәрдә безнең районда 25 сан алучы эшләячәк. Алар өчен планшетлар һәм экипировка районга кайтарылды.

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре киләчәктә илдә күпме халык яшәве, аларның составы һәм яшәү шартлары турында мәгълүмат бирәчәк. Аның асылы илебездә яшәүче халык турында социаль-икътисадый, демографик бердәм мәгълүмат җыю һәм аларны гомумиләштерү.

Галия Садриева, Бөтенроссия халык санын алу буенча райондагы вәкаләтле вәкил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев