Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Патяшина: Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны артса, яңа чикләүләр кертеләчәк

Илнең 26 төбәгендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артса, яңа чикләүләр кертелергә мөмкин.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, хәзерге вакытта чикләүләрне катгыйландыру һәм мәҗбүри вакцинация кертү каралмый.

«Объектларда барлык профилактик чараларны үтәлүен онытмаска кирәк. Без объектларны, нигездә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы урыннарын тикшереп торабыз», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында республиканың баш санитар табибы.

Патяшина сүзләренчә, хәзер илнең 26 төбәгендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Очракларның күбесе Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта теркәлгән.

«Читтән кертелгән очраклар хисабына Татарстанда эпидемиологик хәл начараерга мөмкин. Халык субъекттан субъектка актив йөри. Бездә ул юнәлештә чикләүләр юк», — дип йомгаклады.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X