Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Пляж волейболы уйнадылар

17-19 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

“Теләче” спорт мәктәбенә йөрүче Теләче урта мәктәбе укучылары (Нуриева Рената, Галимова Рамиля, Хәкимов Сармат, Абдуллин Әнвәр), Шәтке урта мәктәбе укучылары (Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә, Габделхаев Илхам, Зәйнетдинов Айтуган) тренерлар Зәкиев Ә.Х., Габделхаев Р.Х. улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Барлыгы егетләр арасында 25 команда, кызлар арасында -19 команда катнашты.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча Шәтке егетләре командасы үз төркемнәрендә 2 урынны яулады һәм 16 команда арасында финалның 1/8  өлешенә чыкты, ә Теләче кызлары командасы үз төркемнәрендә 1 урынны яулады һәм 8 команда арасында финалның ¼ өлешенә чыкты.
Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча Теләче кызлар командасы 5-8 урыннар, Шәтке егетләре командасы 7-16 урыннар яуладылар.

Ярыш нәтиҗәләре:

Егетләр
1 урын - Әлки районы 
2 урын - Буа2 
3 урын - Баулы  

Кызлар

1 урын - Мамадыш 1
2 урын - Мамадыш 2
3 урын - Кукмара 2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев