Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Прививка кадатырга теләүчеләр саны арткан

Шулай да әлеге мәсьәлә буенча шикләнүчеләр һәм тискәре караучылар җитәрлек.

Вакцина ясату пунктларында чиратларны да, вакцина җитешмәгән очракларны да күзәтергә мөмкин икән. Шулай да әлеге мәсьәлә буенча шикләнүчеләр һәм тискәре караучылар җитәрлек. Шик-шөбһәләргә ачыклык кертү һәм сорауларга җавап бирү максатыннан, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Диана Абдулганиева чыгышын тыңладык.

COVID-19 белән авырганнан соң, кешеләрдә арыганлык, баш авырту, фикер һәм игътибар туплый алмау, чәчләр коелу, тын кысылу – иң еш күзәтелә торган билгеләр.
– Гадәттә, кешеләр интернеттан укып, төрле уйдырмаларга ышаналар. “Вакцина ясатканнан соң, балага уза алмыйлар; җенси теләк кими яки бөтенләй бетә; организмга чит геннар кертәләр; биочип урнаштырып, кешенең үз-үзен тотышы белән идарә итәчәкләр; вирусның эксперименталь штаммын йоктырачаклар; COVID-19 ныклап зарарласын дип, организны махсус көчсезләндерәләр” – боларның берсе дә дөреслеккә туры килми, - ди Диана Абдулганиева. – Ә җенси теләк кимү – ул таҗлы вирусны кичерү нәтиҗәсе.

– Сезонлы аллергия – прививка ясатырга ярамый дигәнне аңлатмый. Бары ярсыткычлар бар вакытта кичектереп торырга кирәк. Әгәр балага узарга планлаштырасыз яисә хатын-кыз йөкле икән, бөтен гаилә әгъзалары да кичекмәстән вакцинация узарга тиеш. Авырлы ханымнарны дәвалау бик авыр һәм кызганыч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал, - ди табиб. 

Дания Нәгыйм

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев