Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш

"Роспотребнадзор" шулай ди.

Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Безнең коллективларда вакцина ясаткан һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Вакцина ясатудан баш тарткан кешеләр читләштерелергә яки дистанцион форматка күчәргә тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.

Мәҗбүри вакцинация турындагы карар нигезендә,  прививкасыз, әмма медицина буенча каршы күрсәткечләре булган хезмәткәрләр барлык эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп эшләүне дәвам итә алалар, әмма андый хезмәткәрләр 20 проценттан да артмаска тиеш.

Россия президенты Владимир Путин да вакцина ясату иң отышлысы дип белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X