Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Путинның турыдан-туры линиясендә Татарстан хакимиятен социаль челтәрләрдә яшәүчеләр белән аралашулары өчен мактадылар

Россия Президенты регионнар җитәкчеләренә гражданнар белән ешрак аралашырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путинның турыдан-туры линиясендә алып баручы Наилә Аскер-Задә Татарстанны хакимиятләр халык белән турыдан-туры эфирларны даими үткәрә торган төбәк буларак үрнәк итеп куйды.

Президентка губернаторларның һәм регионнар җитәкчеләренең туры линияләр үткәрмәве турында җибәрелгән сорауны укып, алып баручы Наилә Аскер-задада Татарстанны телгә алды. Татарстан - хакимиятләр социаль челтәрләрдә гражданнар белән даими рәвештә туры эфирлар үткәрә торган төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте телетапшырулар алып баручы.

"Сүз уңаенда, кайбер төбәкләр башлыклары мондый аралашуны оештыра инде, нигездә, социаль челтәрләр аша. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә, Татарстанда, Петербургта бар",-диде Аскер-заде.

Владимир Путин хакимиятләрнең гражданнар белән турыдан-туры аралашу мөһимлеге белән килеште. Аның фикеренчә, мондый коммуникацияләр ярдәмендә җитәкчеләр иң актуаль проблемаларны билгели һәм тормышның мөһим өлкәләрендә үзләренең гамәли гамәлләренә төзәтмәләр кертә ала.

«Мин төбәк җитәкчеләренә гражданнар фикеренә колак салырга киңәш итәр идем", - дип нәтиҗә ясады президент.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан 24" телеканалы эфирында турыдан-туры трансляция кысаларында татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев